Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роспотребнадзор маймыл чәчәк авыруының Россиягә керү ихтималы аз булуын белдерде

Европада маймыл чәчәк авыруы (оспа обезьян) очраклары ачыклауга карамастан, аның Россиягә керү ихтималы аз булып кала бирә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роспотребнадзор) чыгарган хәбәрдә шул турыда язылган.

«23 майга Россия Федерациясендә маймыл чәчәк авыруын йоктыру очраклары ачыкланмады. <...> Маймыл чәчәк авыруын Россиягә кертү ихтималы әлеге чир табылган күпчелек илләр белән авиаэлемтәне чикләү белән бәйле рәвештә түбән дип бәяләнә», – дип аңлаттылар ведомствода.

Роспотребнадзор белдерүенчә, Россиядә үткәрелгән чәчәк авыруына каршы киң җәелдерелгән вакцинация иммунлы зур катлам булдырган. Бу исә, маймыл чәчәк авыруы таралу ихтималын шактый киметәчәк яки авыруны җиңелрәк уздырырга ярдәм итәчәк.

Белгечләр аңлатуынча, Россиядә маймыл чәчәк авыруы һәм башка ортопоксивирусларны ачыклау өчен реагентларның җитәрлек запасы бар.

Шулай ук ведомство әлеге инфекциягә карата эндемик булган илләргә баручы россиялеләргә хайваннар белән элемтәгә кермәскә киңәш итә, чөнки аларда вирус булырга мөмкин. Бигрәк тә кимерүчеләр һәм приматлар турында сүз бара.

«Конго Демократик Республикасына, Конго Республикасына, Камерун, Үзәк Африка Республикасына, Нигериягә, Кот-Д «Ивуар, Либериягә, Сьерра-Леонга, Габон һәм Көньяк Судан Республикасына баручыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк», – дип белдерде ведомствоның матбугат хезмәте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев