Россия авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка туры даими рейс ачты
Хәбәрләр

Россия авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка туры даими рейс ачты

Рейслар атнага ике тапкыр башкарыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

«Ташкент - Казаннан яңа, алтынчы халыкара юнәлеш. Рейслар ел әйләнәсе һәм даими нигездә башкарылачак», - диде авиакомпаниянең генераль директоры урынбасары Антон Маттис.

Казаннан бу маршрут буенча самолетлар дүшәмбе көнне - 23.55 сәгатьтә, җомга көнне 23.45 сәгатьтә оча. Ташкенттан рейслар шимбәдә - 6.15 сәгатьтә, сишәмбедә 6.25 сәгатьтә планлаштырылган.

Казан аэропортыннан кузгалып киткән самолет өч сәгатьтән Ташкентта булачак.

Татар-информ


Нет комментариев