Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Президенты пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы законга кул куйды

Пенсионерлар февраль аенда ук индексацияләнгән түләүләрне алачак.

Россия Президенты Владимир Путин бүген 2022 елда пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Закон проекты элегрәк Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан хупланган иде.

Дәүләт башлыгы пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак — 8,6 процентка индексацияләү тәкъдиме белән агымдагы елның гыйнвар уртасында Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә чыгыш ясады.Россия пенсионерлары инде февраль аенда ук индексацияләнгән түләүләрне алачак.

Президент шулай ук 2022 елда пенсияләрне гади пенсионерлар өчен генә түгел, хәрби һәм хокук саулау органнары пенсионерлары өчен дә 8,6 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/28-01-2022/rossiya-prezidenty-pensiyal-rne-8-6-protsentka-indeksatsiyal-turyndagy-zakonga-kul-kuydy-5848157

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев