Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан бәхетле гаиләләр территориясе”

Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен зурлау тантанасы узды.

Олы Әтнәдә яшәүче Дилә һәм Гомәр Гатауллиннар район халкына яхшы таныш. Һәрхәлдә авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйле булган җирлектә директор урынбасарын да, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының кабул итү бүлмәсендә эшләүчене дә зур күпчелек яхшы белә.

 Хәзер алар исеме бөтен республика халкына яхшы таныш дияргә нигез бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова оештырган республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итүдә булып кайтты алар. Әйтергә кирәк, әлеге тантаналы чара ел саен уздырыла һәм иң күркәм, үрнәк гаиләләр Президент белән очрашуга Казан Кремленә барып кайталар.

– Быел барысы 48 гаиләне кабул иттеләр. Бик күңелле чара булды. Баштарак, бу хакта хәбәр иткәч кыенсындым да, барасы да килмәгән иде. Ә аннан канәгать булып, куанып кайттым, – ди Дилә ханым.

Ә Гомәр Гатауллин:

 – Татарстан Президенты сүзләре күңелгә нык уелды. “Сез – җаваплы ата-ана, уңышлы һәм нык гаилә үрнәге”, дип ассызыклады ул.

Әлеге тантанада күп бала тәрбияләүче парлар да, хәтта Россия Герое әти-әниләре дә бар иде, – дип, үз хисләре белән уртаклаша.

 Биредә Президентыбыз сүзләрен тагын бер искә алу урынлы булыр. – Гаилә – дәүләт нигезе, бу иң мөһиме. Бу көнне сезнең һәрберегезгә республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерү мөмкинлеге бар. Быел республикабызда аерылышучылар саны кимеде һәм гаилә коручылар саны артты. Болар Татарстанның тату, нык һәм бәхетле гаиләләр территориясе булуын күрсәтә, – диде ул. Ә без мәкаләбез геройларына әйләнеп кайтыйк. Тумышы белән күрше Морки районыннан Дилә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев