Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Штрафың бармы? Түлә!

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 8-14 февраль көннәрендә район юлларында юл кагыйдәсе бозучы 37 йөртүче теркәлгән.

Шулар арасыннан, сигез йөртүче – номеры пычрак, бишесе – иминият полисыннан башка йөргән, алтысы  куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Инспекторлар тарафыннан йөртү хокукы булмаган хәлдә руль артына утыручы да тоткарланган. Йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булса да, таныклыгын тапшырмыйча йөргән бу затка суд карары нигезендә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Вакыт та таныклыкны тапшырган көннән исәпләнә. Тагын бер йөртүче йөртү таныклыгының вакыты чыккан хәлдә руль артына утырган. Аңа 5 меңнән 15 меңгә кадәр штраф яный. Биш йөртүче исә штрафын вакытында түләмәгән. “Исегезгә төшерәбез, бу очракта штрафны ике­ләтә күләмдә түләү, яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр яки 15 тәүлеккә кадәр арест яный”, – дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев