Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар сентябрьдә кар явар дип фаразлый

Иртәгә Россиянең Европа өлешендәге кайбер төбәкләрдә кар яварга мөмкин.

Бу хакта Sputnik радиосы «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковецка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, илнең Европа өлешендә көз календарь буенча – 1 сентябрьдә килә. Температура сизелерлек төшә, ә илнең үзәк өлешендә хәтта күбрәк октябрьгә хас күрсәткечләргә җитәр дип көтелә.

«1 сентябрьдә төнлә һава температурасы 5-10 градуска кадәр төшә, икенче сентябрьдә иртән - 2-7 градус, ә 3 сентябрьдә төнлә 1-6 градус була, бу октябрьнең климатик күрсәткечләренә туры килә. Ягъни берничә көн эчендә температура планкасы 25 градуска диярлек түбәнәеп, Россиянең үзәк өлешендә көз уртасындагы кебек һава торышы хакимлек итәчәк», - диде Тишковец.

Моннан тыш, җил көчәеп яңгырлар алып киләчәк, иртәгә кайбер төбәкләрдә – Архангельск, Вологда һәм Ленинград өлкәләрендә җепшек кар явуы көтелә.

«1 сентябрьдә Россиянең Европа өлешендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә яңгырларга җепшек кар да кушылырга мөмкин. Бу Архангельск, Ленинград һәм Вологда өлкәләрендә күзәтеләчәк. Ягъни инде 1 сентябрьдә үк җепшек кар яву ихтималы бар», - дип белдерде синоптик.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев