Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәнгать әһелләре – Әтнәдә

Шушы көннәрдә районыбызда “Созвездие – Йолдызлык” балалар иҗат фестивален оештыручылар булып китте.

Алар – фестивальнең генераль продюссеры, мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты Татарстан һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов, танылган хореограф, пластика һәм драматургия мәктәбен оештыручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Аносов, Татарстанның һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, Мәскәүдә оештырылган “Радость моя” балалар гаилә телеканалының режиссер – постановщигы Дмитрий Платонов һәм Иосиф Кобзон исемендәге театр сәнгате институтының өлкән укытучысы, “Созвездие – Йолдызлык” фестивале лауреаты Владимир Шнитко.

Мондый күренекле шәхесләр районыбызга нинди максат белән кайткан соң?

Иң беренче чиратта, бу билгеле инде, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале кысаларында уза. “Ашыт” спорт һәм мәдәният комплексының актлар залында сәнгать мәктәбе педагоглары, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар белән очрашудан башланып китте ул.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев