Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Социаль хезмәткәр - өлкәннәр таянычы

Бүгенге көндә социаль хезмәткәр миссиясе бик мөһим.

Бу катлаулы пандемия чорында, ярдәм һәм кеше белән аралашу изоляциядә калган өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча кирәк. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия. Без аларның берсе турында сөйләргә телибез.

Зөлфия Минибаева «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2019 елдан бирле социаль хезмәткәр булып эшли. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзен намуслы, хезмәт сөючән һәм җаваплы хезмәткәр итеп танытты. Зөлфия Кышлау авылында яшәүче ялгыз өлкәннәрне тәрбияли. Аның турында: «Безнең өчен ул иң якын кеше», - диләр. Сер түгел, Үзәк хезмәткәрләре күп кешеләр өчен чын-чынлап туган кешеләргә әйләнәләр.

Зөлфия Габделәхәтовна бу эштә, чын мәгънәсендә, үз-үзен тапты. Максаты изге –чит тормышны яхшырак итү. Бер көн эчендә аңа туган авылы урамнарыннан бер километрдан артык юл үтәргә, үз карамагындагылар янында булырга, аларның йөкләмәләрен үтәргә туры килә. Тик кайчагында олы кешенең аралашасы килә, аңа аны кем дә булса тыңлау, хуплау кирәк. Еш кына өлкәннәргә аралашу җитми шул. Хәзер, өстәвенә, күпләр өйдән чыкмый. Алар еш кына социаль хезмәткәргә телефон аша шалтыраталар. Зөлфия чит кешене ихлас аңларга тырыша, һәр мизгелдә ярдәмгә ашыга.

Хәзерге катлаулы чорда Зөлфия, төп эшне башкарудан тыш, волонтер булырга да теләк белдерде, ул үз-үзен изоляцияләгән өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дарулар, тарата.

Хезмәт күрсәтүчеләр Зөлфия Габделәхәтовнаның эшеннән һәрвакыт канәгать. Намуслы хезмәте, сизгерлеге һәм хезмәт сөючәнлеге өчен ул җитәкчелек һәм хезмәттәшләре тарафыннан хөрмәт казана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев