Түбән Кама шәһәр суды Кама Аланы бистәсенең элеккеге башлыгы Ринат Сәлахетдиновка хөкем карары чыгарды. Аны «Ришвәт алу» маддәсе буенча гаепле дип таныдылар.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, гыйнварда Сәлахетдинов «Безнең йорт – Кама Аланы» фирмасы директорыннан 108 мең сумлык кәрәзле телефон алган. Ришвәтне арадашчы ташырган.
Моның өчен Сәлахетдинов фирмага ярдәм итәргә – дәүләт контрактлары буенча кирәкле документларны имзаларга, яңа контрактлар төзергә һәм мөмкин булган хокук бозуларга күз йомарга тиеш булган.
Суд бистә башлыгын шартлы рәвештә 5 елга ирегеннән мәхрүм итте, 5 ел сынау срогы билгеләде һәм 324 мең сум штраф салды. Шулай ук Сәлахетдинов 2 елга дәүләт хезмәтендә һәм җирле үзидарә органнарында эшләү хокукыннан мәхрүм ителде.
Нет комментариев