Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Таләпләр тагын да катгыйлана

Район администрациясе каршында эшләп килгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2021 елга соңгы утырышы булып узды.

Утырыш барышында агым­дагы елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, киләсе елга максат – бурычлар куелды.Еллык эш нәтиҗәләре бу­енча Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алинә Мөхәммәтгалиева һәм башкалар­ның чыгышлары тыңланды.

– Өч авылда видеофиксация буенча комплекс куелды, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе. Бу –Олы Мәңгәр, Чишмәле Сап һәм Олы Әтнә авылы аша узучы юл­ларда. Бу билгеле, юлларда ти­ешле таләпләр үтәлешен контрольләү өчен эшләнә. Әлеге комплекслар эшли, әмма әлегә алар буенча штрафлар килми әле.

Алдагы утырышларда да әй­телгән максатлар буенча да нәтиҗәләргә тукталып үтелде.Авылларда тукталышлар куел­ган, “лежащий полицейский­лар” эшләнгән. Урамнар як­тыртылган. Болар барысы да районыбыз юлларында бәла￾каза килеп чыгуны кисәтү мак­сатында эшләнелә. Узып бару­чы ел районыбыз юлларында өч кешенең үлеменә китергән юл фаҗигаләре белән тарих­ка кереп калыр. Бу бик аяныч хәл. Тиешле тизлек саклан­мау, җәяүлеләрнең юлда тие­шле кагыйдәләрне үтәмәве –фаҗигаләрнең сәбәбе шулар белән бәйле. Билгеле, юлда төрле хәлләр килеп чыгар­га мөмкин, берәү дә гаран­тия бирә алмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү мон­дый фаҗигаләрне булдырмау­да үз ролен уйнамый калмый.

Әйтеп узуымча, утырыш ба­рышында киләсе, 2022 елга да бурычлар куелды. Комиссия киләсе елга да эшен туктатмая­чак, юлларны, кагыйдәләр үтә­лешен күз уңында тотачак.Киләчәктә юл хәрәкәте кагый­дәләрен үтәмәүчеләргә кара­та тагын да катгыйрак чара­лар күрү кирәклегенә басым ясалды. Ә менә күмәк хуҗалык транспортын йөртүчеләр ике тапкырдан да артык спиртлы эчемлекләр кулланып, руль ар­тына утырган хәлдә тоткарла­на икән, хуҗалык җитәкчесенә комиссия утырышында җавап тотарга туры киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев