Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тарихны язмыйлар күкләрдә, языла яшәгән җирләрдә

Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызларының чираттагы утырышы Мамадыш районында узды.

Күчмә утырышта 5 чит илдән, 40 төбәктән, 43 районның “Ак калфак”лы ханымнары җыелды.

Минем әбием һәр иртән безне Сәгыйть Рәмиевның “Уян татар, уйлан татар, уяныр чак җитте татар” шигыре белән уята торган иде. Бу шигырь юллары төрле тискәре күренешләргә шаһит булганда гел баш миендә әйләнә минем. Мамадыш якларының Кама, Чулман ярларында утыручы республикабызның иң зур районнарыннан икәнен белсәм дә, әле ул якларга барып чыга алган булмады. Гаять матур табигатьле, эшчән халкы булган, алдынгы карашлы район җирлеге икән ул Мамадыш җире. Калфаклы ханымнарның сәфәре Кече Сөн авылыннан башланып китте.

 Милләтебезнең иң күренекле шәхесләрен биргән җирлек икән ул.

Ул Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннарның туган җире. Тукай белән аралашып яшәгән Заһидулла Яруллин “Тукай Маршы”н иҗат итүче. Ә уллары Фәрит Яруллин белән Мирсәет Яруллиннар һәркемгә дә таныш. Беренчесе “Шүрәле” балеты авторы булса, икечесе араторияләр иҗат итүче. Татар милли музыкасын дөньякүләм бөеклеккә күтәргән шәхесләргә багышланган сквер ачу тантанасында катнаштык без. Дүрт почмаклап япкан яулыклы ак әбиләргә сок ландык, Мингол Галиевның моңлы тавышын тыңлап хозурландык. Яруллиннарның нигезендә урнашкан сквер гади, ләкин шул кадәрле мәгънәле итеп эшләнгән, ә аларга багышланган музейда бик күп истәлекләр сакланган. Шушы ук авыл җирендә “Чиш мә” бәйрәмен, Сугыш һәм тыл ве тераннарына багышланган һәйкәлне, мәдәният йортындагы тамашаны карадык. Җитәкчебез Кадрия Идрисова әйткәнчә, җан лы җирлек белән таныштык без. “Шүрәле булып сәхнәдә уйнаган мәктәп директоры, укыту чылары, клуб мөдире, авыл кешеләре бер йодрык булып берләшкәндә генә авыл җаны, аларны бергә җыйнап тоткан җирлекнең генә җаны яшәячәк” дигән лозунг белән яшәүче, авыл өчен янып торган, үзенең һәр кешесен мактап телгә алган җирлек башлыгы Мансур Сәләхов әле бик озак хәтердән югалмас.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев