Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташчишмә авылында балалар өчен көн дә бәйрәм

Ташчишмә авыл клубы белән Ташчишмә авылы китапханәсе гел балалар өчен күңелле чаралар үткәреп торалар.

Әле генә бәйрәмнән кайттык. Нинди бәйрәм, дисезме? Әлбәттә, Татарстан Республикасы туган көненнән. Ташчишмә авыл клубы белән китапханәсе берлектә оештырылган бәйрәм, һичшиксез шәп булачак. Ул шулай булды да.
Бүгенге бәйрәмдәге шашлык исе бөтен авылга таралды. Тәмле, баллы карбыз күңелләребезне тагын да күтәреп җибәрде. Ильсия апалары Республиканың оешу тарихын да сөйләде. Онытылып барган уеннарыбызның берсе - "Йөзек салыш" та уйнадык. Кыскасы, җәй белән дә саубуллаштык. Киләсе елга матур җәй көннәрендә тагын очрашырга язсын. Укучыларга укуларында уңышлар!

Ташчишмә Китапханәсе җитәкчесе Назира Габдрахманова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев