Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан югары уку йортлары студентлары 2022 елда стартаплар төзүгә 1 млн сум акча ала алачаклар

22 февральдә студентлардан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» яңа Федераль проекты кысаларында стартаплар төзүгә 1 млн. сумлык грант алу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Федераль проектта Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары да катнаша ала. «Студентлар стартапы» конкурсына гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Проектларны сайлап алу җиде тематик юнәлеш буенча узачак. Бу - цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, химия технологияләре һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы һәм креатив индустрияләр.

Конкурста, үзләренең фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә коммерцияләштерүнең потенциалы булган яңа товар, эшләнмә, технология яки хезмәт күрсәтергә әзер бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программалары буенча белем алучы студентлар катнаша ала. Грант алган вуз укучысы юридик зат буларак теркәлергә, бизнес-план һәм стартап сайты эшләргә тиеш булачак.

Дөнья статистикасына караганда, һәр дүртенче стартап, ягъни барлык эшләтеп җибәрелгәннәрнең чиреге, нәкъ менә университетларда туа. Россиядә бу күрсәткеч нибары өч процент кына тәшкил итә. Федераль проектның төп бурычы - яшьләр эшкуарлыгын үстерүне стимуллаштыру.

«Быел 1 мең студент грантлар ала алачак. Һәрберсенең күләме 1 млн. сум тәшкил итә. Киләчәктә грант алучылар санын арттырачакбыз. 2023 елда - 1,5 мең студентка, ә 2024 елда вузларда белем алучы 2 меңгә якын студентка ярдәм итәргә ниятлибез. Ил хөкүмәте 2024 елга кадәр бу максатларга 4,5 млрд. сум юнәлдерәчәк", - дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Ул быел 15 пилот университет стартап-студиясе һәм 20 эшмәкәрлек «кайнау нокталары» булдырылачагын әйтте. Агымдагы елда федераль бюджеттан барлыгы 5,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

Грантлардан тыш, яңа эш башлаучы эшмәкәрләр еллык академия ялы рәвешендә дә ярдәм ала алачак. Шул ук вакытта проектны берүзең генә дә, командада да тормышка ашырырга мөмкин.
Конкурсны оештыручылар - РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгы, инновацияләргә ярдәм фонды, ВЭБ.РФ белән берлектә, гаризаларны сайлап алуның беренче дулкынында җиңүчеләрне май аенда игълан итү планлаштырыла, шул ук айда алар белән килешүләр төзеләчәк. Тулырак мәгълүматны конкурс сайтында (сайте) белергә мөмкин.

Чыганак: https://mert.tatarstan.ru/index.htm/news/2059472.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев