Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда илкүләм проект буенча 91,3 км юл ремонтланачак һәм яңа объектлар төзеләчәк

Быел Татарстанда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2 млрд сумга Казан агломерациясенең 33,8 км юлын һәм 488 млн сумнан артык суммага төбәк әһәмиятендәге 31,5 км юлын ремонтлаячаклар.

Моннан тыш 1 млн 360 мең сумга 20,3 км Чаллы агломерациясе юлын һәм 3,14 км Түбән Кама агломерациясен яңарту планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Ремонт белән беррәттән объектлар төзелеше дә дәвам итәчәк. Шулай итеп, быел Казан агломерациясендә юллар төзү өчен 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Төзелеш Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексы аша «Волга» М-7 трассасына кадәр 5,5 км юлны, Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасының 1,9 км озынлыктагы Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәрге өлешен һәм Вознесение трактының 7,5 км озынлыктагы Җиңү проспектыннан М-7 «Волга» автоюлына кадәр өлешендә дәвам итәчәк.

Татарстанда илкүләм проект буенча барлыгы 65 объектта эшләр планлаштырылган, шуларның унысында эшләр тәмамланган инде.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#илкүләм проектлар

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-913-km-yul-remontlanacak-ham-yana-obektlar-tozelacak-5858013

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев