Татарстанда ковид таралуны кисәтү өчен ноябрь уртасыннан яңа чикләүләр кертеләчәк
Театр, кинотеатр, кинозал, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура, мәдәни, спорт чараларына бару өчен һәркайда QR-кодлар кирәк була.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ноябрь уртасыннан башлап ковидны кисәтү өчен яңа чикләүләр гамәлгә кертелә.
«15 ноябрьдән театр, кинотеатр, кинозал, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура, мәдәни, спорт чараларына бару өчен һәркайда QR-кодлар кирәк булачак», — диде ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Ул QR-кодлар бары тик шәхесне раслаучы документлар белән генә үз көчендә булачагын әйтте.
Прививка ясатмаучы 60 яшьтән өлкәнрәкләр эшләми торган көннәрдә өйдә булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев