Татарстанда официантлар аена 120 мең сумга кадәр акча эшли ала - HR-эксперт
Хәбәрләр

Татарстанда официантлар аена 120 мең сумга кадәр акча эшли ала - HR-эксперт

Татарстанда официантларның уртача хезмәт хакы 65 мең сумнан артып китә, бу үткән ел белән чагыштырганда 16 процентка күбрәк. HR-эксперт Зулия Лоикова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Шуны аңларга кирәк, бу хезмәт хакында бонуслар, өстәмә һәм чәйлек акча исәпкә алынмаган. Аларны да кушкач, кайбер оешмаларда эш хакы 80-120 мең сумга җитә», - диде эксперт.

Ул шулай ук статистикада Яңа ел бәйрәмнәре исәпкә алынмавын әйтте. Әлеге бәйрәмнәрдә оештырылган корпоративлар һәм банкетларда кайбер официантлар хезмәт хакын ярты ел эшләгән күләмдә ала.

Тулырак:


Нет комментариев