Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Телне саклый – телен яраткан

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Туган авыл, район,
Республикам,
Алар минем кече
Ватаным.
Башкалабыз – гүзәл
Казаныбыз,
Мәккәсе күк барлык
татарның.
Язмыш җиле газиз
татар халкын,
Күп илләргә илтеп
тараткан.
Россиядә яши күп өлеше,
Телне саклый –
телен яраткан.
Милләт өчен кемнәр
нык көрәште,
“Дошман” дигән ярлык
салдылар.
Халык хәтерендә
алар исә,
Милләтпәрвәр булып
калдылар.
Россиянең күп милләтле
халкы,
Хезмәт куя үсеш юлында.
Телне саклау, милли,
тормыш кору,
Һәр милләтнең шәхси
кулында.
Туган телне һәрбер
шәхес үзе,
Газиз баласыдай
якласын!
Шушы изге эшне
бурыч иткән,
Һәркемне дә
Аллаһ сакласын.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев