Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтием – супергерой!

17 октябрь көнне Россиядә беренче тапкыр Әтиләр көне билгеләп үтелә. Ул көн Россия Президенты В.В.Путин указы белән игълан ителде.

Беренче чиратта, гаилә бәйрәме бу. Бер танышымның сөйләгәне истә: “Өйдә Әниләр көнен бәйрәм иткәч, кечкенә улым “Әтиләр көне дә бармы?” дип сораган иде”. Бар иде ул көн. Әмма безнең илдә киң кулланышта булмады. Ә хәзер һәр әти горурланып, күкрәгенә сугып: “Минем көн бу”, дип әйтә алачак.

Ә икенче бер танышым түбәндәгеләрне сөйләде.

“Мин көн дә иртән торгач зарядка ясыйм. Ни хикмәт, соңгы арада миңа 5 яшьлек кечкенә кызым да кушылды. Урын-җирдән сикереп тора да, минем янга йөгереп килеп җитә. Аңа берничә көннән Әтиләр көне җитүен аңлатырга тырыштым. “Алайса, мин сиңа бүләк әзерлим һәм ул көнне көн буе икәү бергә зарядка ясыйбыз”, - дип сөендерде. Әнисе белән рәхәтләнеп көлдек, әлбәттә. Әмма нәни кызымның сүзләре йөрәгемә сары май булып ятты”.

Сүз дә юк, әти кеше баласы өчен үрнәк булыфрга тиеш. Бала ул губка кебек, өлкәннәр, бигрәк тә әти кеше нишләсә, шуны кабатларга ярата. Әтиләр моны һәрдаим истә тотсалар иде.

Ә барыннан да яхшырагы, бу көнне әти кеше балалары белән каядыр табигатькә чыгып ял итсә, яисә, берәр аттракционга барса булачак. Бу көн әти көне булса да, баланың исендә калырлык булса иде. Әти белән бала арасын тагын да якынайтачак бу.

Игътибар!

Райондашлар, балалар! Сездән #папаможет #деньотца,  #вместеспапой,  #папарядом #поздравимпапу хэштэглары астында әтиләр белән бәйле хәбәрләр көтәбез.

Мисал өчен “Әтинең эшенә бардым”, “Әтием – үрнәк ул”, “Әтием киңәше”, “Әтием булдыра!” “Әти белән бергә укыдык”, “Әтием шәҗәрәсе” исемнәре астында язма-мәкаләләр, фото-видео-материаллар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X