Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм иң актив китап укучылар музейда экскурсиядә булдылар

  17 август көнне Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм китапханәбезнең иң актив китап укучы яшүсмерләре Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә  булдылар.

      Экскурсиябезнең максаты - татар халык шагыйре Сибгат Хәкимгә һәм аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

       Сибгат Хәким безнең төбәктән чыккан күренекле язучыбыз. Укучылар шагыйрьнең балачагы, мәктәп еллары, тормыш юлы, шәҗәрәсе, иҗаты, шагыйрь үсеп чыккан әти-әнисе йорты, аның мәхәббәт тарихы, Казанда яшәү еллары белән таныштылар. Шулай ук укучылар музейның килеп чыгу тарихы, язучының фоторәсемнәре, шәхси әйберләре белән, шагыйрь укыган китаплар, үзе язган язмалар, газета язмалары белән таныштылар. 

       Экскурсия барышында укучыларыбыз районыбызның истәлекле урыннары, тарихы, якташ шагыйрьләре һәм күренекле кешеләре турында да бик күп мәгълүмат алдылар. Экспонатларга бай булган музей китап укучыларның игътибарын бик нык  җәлеп итте. Музейга баруыбыз барыбыз өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булды. Сөекле шагыйребез турында булган белемнәребезне тагын да камилләштердек. Яшүсмерләр музей җитәкчесе Хәкимуллина Гөлсинә апаның чыгышын зур игътибар белән тыңладылар. Укучылар үзләре дә сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар, истәлеккә бергәләп фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев