Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туфан сәхнәсендә җиңү

Елдагыча Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятын һәм сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, укытучыларның һәм укучыларның   IX республика конференциясе булды.

Әлеге проект балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерүне дә күздә тота. Без, Бәрәскә урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, бу конференциядә дүртенче тапкыр катнашабыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел! Безнең мәктәптә укучыларны театр сәнгатенә өйрәтү буенча эшчәнлек күп еллар дәвамында алып барыла. “Дуслык” иҗат коллективы тарафыннан Равил Бохараевның “Апушның тылсымлы төшләре”, Рафис Корбанның “Куркуын җиңгән куян”, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” пьесалары сәхнәләштерелде. Бу спектакльләр мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәяләнде. IX республика конференциясенә мәктәбебезнең яшь артистлары Туфан Миңнуллинның “Үзем белән үзем”әсәрен  тәкъдим итте. Маҗаралы пьесаның сюжет эчтәлеге катлаулы булуга карамастан, укучыларыбыз үз рольләрен оста башкардылар.Тормышка битараф булган, ялкау авыл малае ролен уйнаучы Сәгъдиев Ильяс,туры юл күрсәтүче якын дусты- Сибгатуллин Искәндәр, яшәү матурлыгын нечкә тоемлаучы, тәҗрибәле попугай- Хөснетдинова Алинә, ялкау малайның “арт сабагын укытучы” авыл агае- Шәвәлиев Райнур, үз баласын төрле алымнар белән тәрбия кылырга тырышучы әни- Сабирҗанова Миләүшә, тугрылыклы дүртаяклы дус Тарзан- Нигъмәтҗанов Әнвәр, кызыксынучан, тиктормас Әкәки- Шәвәлиева Чулпан, чынбарлыкны үз күзлегеннән генә кабул итүче Мәкәки - Зиннәтуллина Алсу, утрау хуҗасы карт Арслан - Кәбиров Ильяр,авыл малае Саматның хыялларын тормышка ашыручы тылсымчы-Сабирҗанова Лилия әсәрнең идея эчтәлеген тирәнтен ача алдылар. Балаларның тырышлыгы бушка китмәде. Республика мәктәпләре арасында финалга үтеп, конференциягә чакыру алдык. Драматургия секциясенең “Театр яктылыкка, нурга илтә” (сәхнәләштерү) номинациясендә җиңүче исемен алу барабыз өчен бик куанычлы булды. Яшь сәхнә йолдызларына киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев