Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тынычланырга ярамый

Район хакимияте каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары чираттан тыш утырышка җыелды.

Утырышны террорчылыкка каршы комиссия җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов алып барды. Шулай ук утырышта район прокуроры урынбасары Марат Газизов һәм комиссия әгъзалары катнашты.

Ижау шәһәренең 88нче мәктәбендә атыш булды. Фаҗигадә кабат бер гөнаһсыз сабыйлар үлде. Бүгенге көндә 17 кеше үлде, шул исәптән 11 бала һәм 6 олы кеше, диелә интернет челтәрләрендә.омиссия утырышында каралган көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – әлеге вакыйгага бәйле булып, мәктәпләрдәге сак хезмәтенең торышы хакында сөйләшенде. Шулай ук утырышта мәчетләрдә террорчылыкка, экстремистлыкка каршы эш юнәлешенең барышы турында да ассызыкланды.

Кабат “кайнар линия” телефоннарын исегезгә төшерәбез. Көтелмәгән хәвеф-хәтәр килеп чыкса, әлеге номерларны җыярга кирәк.

01 – Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын сүндерү бүлеге

02 – полиция

03 – «Ашыгыч ярдәм»

112 – гадәттән тыш коткару номеры.

Әлеге номерга кәрәзле телефоннан шалтыратырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев