Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укучылар кимеми

Әтнә үзәк китапханәсеннән алган хәбәрләргә караганда, җәйге чорда әби-бабай янына кунакка кайтып, бирегә килеп китап укучылар күбәйгән.

Әлбәттә, «Единый читательский билет», ягъни, “Бердәм уку билеты”ның файдасы бу. Чөнки, мондый билеты булучылар теләсәкая барып китап алып укый ала. Казаннан һәм башка җирлекләрдән Әтнәгә кайтучылар менә шуннан файдалана да инде.

Шул ук вакытта мәктәп яшендәге өлкән сыйныф укучылары сыйныфтан тыш уку программасы нигезендә бик күп китап алып укыйлар икән. Монысы өчен мәгариф системасына рәхмәт. Моннан тыш, өлкән яшьтәгеләр дә, җәйге чорга кергәнгә карап, китап укуны киметмәгәннәр. “Төрле газета-журналны бик теләп, яратып укыйлар”, – диделәр китапханәчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев