Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үткәннәрне онытырлык түгел, алдагысы булсын бәхетле...

Холокост! «Хәтерләргә авыр, онытырга ярамый!» Халыкара Холокост корбаннарын искә алу атналыгы дәвам итә.

Шул унайдан Олы Мәнгәр китапханәсендә «Асылташ» группасы белән «Холокост — халык фажигасы» дигән чара узды. Фашист тоткынлыгында булган авылдашларын барладылар..
Байбеков Закир, Галиев Әдхәм, Гыйләжев Шәйхи, Сабиров Габделхай, Закиров Зариф, Ибраһимов Хөсәен, Ибрагимов Газиз, Муллагалиев Дәули, Нәжмиев Фәйзи Габдрахманов Нурислам, Ягудин Нурислам, Мәхмутов Мәгсум абыйлар. Искә алуыбыз аларнын рухларына дога булып барып ирешсен. Авылыбызда яшәгән фронтовик Закир абый Байбеков әсиргә төшеп Бухенвальд улем лагерена эләгә, анда язучы Нәби Дәули белэн бергә була. Сонрак Нәби Дәули «Яшәу белэн улем арасында» дигән улемсез китабында бу лагерьда фашистларның вәхшилекләрен, совет әсирләренен минут саен улем сагалап торганда да рухларын төшермичә, фашистларга каршы көрашен тетрәндергеч итеп сурәтли. Нацистларның коточкыч рәхимсезлекләре, концлагерьдагы тормыш, массакуләм атышлар турында хикәяләр чарада катнашучыларын берсендә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев