Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин көзге хәрби хезмәткә чакыру турындагы указны имзалады

Хәрби хезмәткә чакыру 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак, хезмәт срогы бер ел дәвам итә.

Россия Президенты Владимир Путин көзге хәрби хезмәткә чакыру турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, указ 18 яшьтән 27 яшькә кадәр булган 127 500 ир-атка кагыла. Яз көнендә 134 мең солдат җыелуы билгеле. Хәрби хезмәткә чакыру 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак, хезмәт срогы гадәттәгечә бер ел булып кала.

Барлык яңа алынган солдатларга коронавируска тест ясаячаклар, алар белән бары тик прививка ясаткан яки күптән түгел авырып терелгән хезмәткәрләр эшли.

Хәрби хезмәткә чакыру — гражданнарны кораллы көчләрдә һәм башка гаскәрләрдә хәрби бурычны үтәү өчен законлы җәлеп итү, шулай ук хәрби хезмәт армиядә шәхси составны комплектацияләү булып тора. Соңгы елларда контрактчылар саны арту сәбәпле, хәрби хезмәткә чакырылучылар саны кими.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/01-10-2021/putin-k-zge-h-rbi-hezm-tk-chakyru-turyndagy-ukazga-kul-kuydy-5839689

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев