Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елга – яңа теләкләр

Сизәсезме, иске елның санаулы гына көннәре калып бара

Риваятьләр буенча, юлбарыс җәнлекләр арасында үзенә тиң булмаячагын бик яхшы белгән һәм җәнлекләрне елларга бүлгән чакта, үзенең иң беренче буласына ныклап ышанган. Әмма беренчелекне хәйләлеге белән Күсе яулап алган. Үгезгә исә икенче урын тырышлыгы һәм үҗәтлеге өчен бирелгән. Көчле һәм кыю юлбарыска өченче урынга риза булмый хәл калмаган. Ләкин бу аның горурлыгына комачаулык итә алмаган, Кытайда юлбарыс – барча җәнлекләрнең патшасы буларак хөрмәтләнә.

Тиздән, бик тиздән, сәгать телләре елның соңгы секундларын чутлар. Һәм курантлар тавышы белән без Яңа, 2022 елга аяк басарбыз.

Киләсе ел – юлбарыс елы (1938, 1950,1962, 1974, 1986, 1998, 2010). Юлбарысның да ниндие әле – зәңгәрсу су юлбарысы. Юлбарыс – көчле, кыю, зирәк җәнлек. Ул Кытай гороскобы буенча өченче җәнлек.

Аны начарлыкны җиңүче көч һәм батырлык символы буларак та яраталар. Шуңа да, бу елны туучыларда лидерлык сәләте көчле булу берәү өчен дә яңалык булмас. Башкалар үтәгән кагыйдәләргә юлбарыс буйсынмый. Ул үзенең тынгысыз йөрәге кушкан законнар буенча яши. Кеше салган сукмак аның өчен түгел, һәрвакыт яңа сукмаклар сала, проблеманы да башка юллар белән чишәргә тырыша.

Юлбарысны ачык йөзе, сөйкемлелеге, хәрәкәтчәнлеге буенча танырга мөмкин. Сөйкемлелек дигәннән, моңа каршы тору бик кыен булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев