Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хисләрем туган телдә

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады

«Уртак тырышлык белән без тел өлкәсендәге иң әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә, алга таба да күпмилләтле Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли-мәдәни үсешен тәэмин итүгә ирешербез, дип ышанам», - ди Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара туган тел көне уңаеннан республика халыкна мөрәҗәгать итте.

Кадерле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Халыкара туган тел көне белән тәбрик итәм!

Җир шарының төрле почмакларында яшәүче кешеләр үзара аралаша, укый һәм яза торган күпсанлы телләр — һәрбер халыкның һәм тулаем дөнья мәдәниятенең иң мөһим казанышы ул. Нәкъ менә туган тел, иң беренче чиратта, безнең милли үзаңыбызны билгели һәм буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән үзенчәлекле мәдәни кодны формалаштыра.

Көчәя барган глобальләшү шартларында туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау, үстерү һәм популярлаштыру юнәлешендә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең уртак эшчәнлеге тагын да зуррак әһәмият ала. Татарстанда әлеге эш аерым игътибар үзәгендә тора.

Республикабызда гамәлгә ашырыла торган күп кенә программа чаралары һәм проектлар әлеге өлкәдә иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Заманча мультимедия технологияләре туган телләрне өйрәнү һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Мәгариф, мәдәният, яшьләр оешмалары тарафыннан милли телләрне үстерү буенча даими эш алып барыла. Республикада полилингваль мәгариф комплекслары булдыру проекты да шушы максатны күздә тота. Милли-мәдәни һәм дини берләшмәләр, ватандашларыбыз оештырган төрле җәмгыятьләр һәм тел сагында торучы һәркем әлеге эшкә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген саклау һәм аларга булышлык итү эшендә яңа баскычка күтәрелүгә юнәлтелгән. 

Уртак тырышлык белән без тел өлкәсендәге иң әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә, алга таба да күпмилләтле Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли-мәдәни үсешен тәэмин итүгә ирешербез, дип ышанам, диелә котолауда. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/society/21-02-2021/r-st-m-mi-nehanov-tatarstan-halkyn-tugan-tel-k-ne-bel-n-kotlady-5807987

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев