Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әхлак

Ипи дә чүп савытында... - кайсыгызның кулы барды?

Әлеге фотода сез күргән ипине йөрәге әрнеп, күтәреп алган почтальон кызның ниләр уйлаганын аңласа бик сирәкләр аңлар бүген. Чөнки тамак тук. Аллаһы Тәгалә, сабак булсын дип киресен уйласа, нишләрбез...

Чүплеккә барасы бер бөтен ипи дияр идең, азрак киселгән, чукылган. Бәлки ул бөтен булгандыр чыкканда. Күпме яткандыр тагын җирдә рәнҗеп... Кая китте безнең тәрбия? Нишләдек без? Бу килештән кая барып чыгарбыз? Бер ипи алыр өчен тиен санаган әбиләр яши башкалада. Калтыраган кулларына алган тиеннәр җитмичә борылып чыгып киткәннәре күпме...

Менә бу өзекне укып карагыз әле. Рус телендә, тәрҗемәсен язып тормыйм. Барыбыз да укымышлы, белемле хәзер. Ипине олыларга җитәрлек белемебез генә юк. Әхлак түбән. Ә бит Олы Әтнәнең ипи ташланган урамында олылар күпләп яши. Ахырзаман алды килдеме икән.... - болай кыланмыйк әле, авылдашлар. Тамагыгыз туйса, ипи кирәксезгә калса, кош-кортлар бар, күршегездә тавык-чебеә тотучылар бардыр. Үзебезне түбәнәйтмик әле!

... В Музее блокады Ленинграда среди множества экспонатов едва ли не самый большой интерес у посетителей обычно вызывает небольшой продолговатый листок тонкой бумаги с отрезными квадратиками. В каждом из квадратиков - несколько цифр и одно слово: "Хлеб". Это блокадная хлебная карточка.

Ленинградцы начали получать такие карточки с 18 июля 1941 года. Июльскую норму можно назвать щадящей. Рабочим, например, полагалось по 800 граммов хлеба. Но уже к началу сентября ежемесячные нормы стали урезать. Всего понижений было 5. Последнее случилось в декабре 41-го, когда максимальная норма составила 200 граммов для рабочих и 125 для всех остальных. Запасы продовольствия к тому времени практически подошли к концу. Что-то доставлялось с Большой земли самолетами. Но много ли в них вместишь? Три дня в декабре в городе вообще не было ни воды, ни хлеба...

https://rg.ru/2015/04/29/leningrad.html 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев