Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бүген килгән зыян: очкан түбәләр, яшен суккан йортлар, кешеләр... - фото-видеолар

Әтнә районында бүген бик көчле яшенле яңгыр явып узды.

Давылы да, яшене дә, бозы да булды урыны-урыны белән. Әле килгән зыян барлана гына. Аз түгел.

Күшәр авылында түбәләр очкан, Бәрәскәдә  яшен сугып печән яна,  машина өстенә түбә ишелеп төшкән. Олы  Мәңгәрдә яшен сугып йорт яна. Яңа Әтнәдә - боз...

Яшеннән килгән зыян белән ике кеше больницада  күзәтү астында ята. Ир кеше белән кыз бала болында көтү көткән булган. Яшен аяк асларына гына төшкән. "Килгәндә аякларына баса алмыйлар иде,  үзләре аңында. Сөйләшәләр. Табиб күзәтү астында больницада калдырды...",- диделәр "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә.

Болары әле безгә хәбәр иткәннәре.

Фото-видеоларны райондашлар җибәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев