Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Коточкыч авария фотолары

Түбән Аты авылы борылышындагы әлеге авария фотолары әтнәләрнең ватсап төркемендә кичә көне буе йөрде. Битараф калып булмады. Күрүчеләр дә тораташ булгандыр.

Әтнәдән ерак түгел әлеге авыл. Әтнәдә әлеге авыл кызлары эшли. "Исән генә булсалар ярар иде", дип теләдек. 

- Ашыгыч ярдәм алып киткән,   Утар Аты кияве, хатын-кыз белән ике бала булган җиңел машинада, исәннәр икән. Тракторчысы салмыш булган дип сөйләшәләр, - дигән хәбәр алдык. Больницадан да исән-сау килеш, терелеп чыксыннар дип теләдек. 

Аллаһы Тәгалә саклагандыр дип куандык. 

Райондашлар! Безне укучы дусларыбыз! Юлларда сак булсагыз иде. Һәр машинада - кеше гомере. Эчкәнсез икән спиртлы эчемлекләр рульгә утырмагыз, чыккансыз икән юлга, тиешле кагыйдәләрне үтәгез. Имин юллар телибез барчагызга. 

Ватсапта йөргән фотолар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев