Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кытайның Ухань шәһәре карантинга ябылды

Короновирус йоктырган кешеләр саны 2794 кә җитте. 80 кеше үлде.

Дистә  миллионнан артык  кеше  яшәгән Кытайның бер шәһәре ябылды.  Бу хакта «Интерфакс» хәбәре басылды. 

Яңа типтагы коронавирус 2019-nCoV эпедемиясе үзгә,  аның таралу сәләте югары. Зур  тизлек белән таралган бу вирус  кыргый табигатьтән күчкән. Аның кеше табигатенә җайлашуының фаҗигасе ни дәрәҗәдә куркыныч булуын әлегә  берәү дә әйтә алмый. 

30 гыйнварга кадәр шәһәрдә яшәүчеләр  барысы да өйләрендә утыра, мегаполис «үлде», дип хәбәр итә «Беренче канал». Бирегә  читтән килгән берәү дә керә алмый, җир-һава юллары ябылган. Шәһәр эчендә дә хәрәкәт тукталган диярлек, мәдәни үзәкләр эшләми, кибет киштәләре буш, азык-төлек тә китерелми.

Авырый башлаган  кешеләрне тикшерү нәтиҗәсендә, табиблар коронавирусның беренче симптомнары дип эч китүне, күңел болгану һәм ашкайнату системасының бозылуын, баш авырту,   сирәк очракларда — йөрәк тибү, күкрәк кысылуны атый.

Туристлар Кытайга чыгарылмый.

https://intertat.ru/news/kadak/27-01-2020/poezdlar-kilmi-samoletlar-ochmyy-kytayda-11-million-keshe-yashi-torgan-sh-r-yabyldy-5718707 файдаланылды

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев