Сирень чәчәге җыегыз
Киңәш-табыш

Сирень чәчәге җыегыз

Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.

Буыннар сызлаганда сирень чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда, тамак чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш калагы сирень чәчәген 100 миллилитр аракыга салып, 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 күләмендә су кушалар.
Күрү сәләтен яхшырту өчен сирень чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык салфетканы чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.
Циститтан. 1 аш кашыгы сирень чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/


Нет комментариев