Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк

Еш кына янгыннар кешеләр йоклаган вакытта була. Янгыннарны булдырмау, кеше гомерләрен саклап калу максатыннан, йортларда автоном янгын хәбәрчеләре кую зарурлыгы турында исегезгә төшерәбез.

Ни өчен автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк? Бу сорауга җавап алу өчен һәркем үз-үзеннән сорый ала — син уз фатирында яки йортыңда башланган янгын турында вакытында белергә теләр иденме? Янгын күршедәге бүлмәдә башлана икән, аны шунда ук күрмәскә дә мөмкинсез. Күп очракта янгын кичке якта чыга. Әмма күбебез, минем белән андый хәл булмас, дип уйлый. Статистика мәгълүматларына күз салсак, Татарстан Республикасында янгыннарда һәлак булучылар саны артты. 2023 елның ноябрь башына янгыннарда 116 кеше һәлак булган. Янгында һәлак булганнарның 90% ы шәхси йортларда. Янгыннарның төп сәбәпләре — ут белән саксыз эш итү (кагыйдә буларак, урын-җирдә (диванда, креслода), электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын дөрес урнаштырмау һәм эксплуатацияләү, мич һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавы.
Янгын хәбәрчесенең эш итү тәртибе оптик эффект куллануга нигезләнә, аның ярдәмендә хәбәр итүче төтенне инфракызыл нурланыш ярдәмендә билгели. Камераның эченә төтен кисәкләре эләгә икән, нурлар үз юнәлешләрен үзгәртә һәм яктылык датчигына эләгә, ул аларны теркәп, автоном төтен хәбәрчесен 80 децибел көчлектәге тавыш сигналы белән тревога халәтенә китерә. Чагыштыру өчен-тимер юл полотносыннан җиде метр ераклыкта торсаң, товар составын чыгара торган тавышның көче якынча 90 децибел тәшкил итә.
Янгын хәбәрчесен мөстәкыйль рәвештә урнаштырырга мөмкин. Прибор интерьерны бөтенләй бозмый. Автоном янгын белдерүчеләрен зур булмаган биналарда (йортлар, фатирлар, гаражлар, тулай тораклардагы бүлмәләр һ.б.) урнаштырырга киңәш ителә. Беренче чиратта янгын хәбәрчесе кухняда, янгын барлыкка килү ихтималы зур булган бүлмәләрдә, йокы бүлмәләрендә яки алардан (коридорда) якын урыннарда куела. Автоном янгын хәбәрчесе электрон автоном җайланма булу сәбәпле, энергияне туклану чыганагыннан ала. Бу туклану элементы приборның эшкә яраклылыгын кимендә бер елга тәэмин итәргә тиеш. Ким дигәндә, елга бер тапкыр батареяларны алыштырырга кирәк. Һәм вакыт-вакыт, ким дигәндә, ярты елга бер тапкыр, тузаннан чистартырга кирәк.
Шулай ук ут сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш.
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев