Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Буран котырганнан котыра

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының алдагы көннәрдә дә тотрыксыз булуы турында хәбәр итә.

19 гыйнварда көн дәвамында көчле, урыны белән бик көчле җил көтелә. Шул ук вакытта күп кар явуы көтелә. Өстәвенә, юеш кар да явачак. Җил белән кар нәтиҗәсендә, үзегез дә аңлыйсыздыр, көчле буран хасил була. Ә монысы үз чиратында күз күремен киметә. Ул 500 метрга. хәтта, аннан да кимрәккә калыр дип фаразлана. Шулай ук бу урыны белән кар көртләре хасил булуга, юлларда көчле бозлавыклар ясалуга китерәчәк. бу уңайдан автомобиль, автобус һәм барлык транспорт хуҗаларыннан аеруча зур саклык таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев