Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгын чыгуның һәм кешеләр һәлак булуның төп сәбәбе – эчкечелек һәм тәмәке тарту

Кызганыч, ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар гел булып тора.

Янгын статистикасы күрсәткәнчә, янгынның төп сәбәбе – кеше факторы. Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10%ына сәбәпче булып тора. Еш кына кешеләр исерек килеш йоклаган вакытта, сүндерелмәгән тәмәкедән үлә. Тәмәке көйрәү ялкын тәэсиреннән генә түгел, ә яну продуктлары белән агулану да үлемгә китерә. Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә. Алкоголь кеше баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә.

Тәмәке төпчекләрен теләсә­кая ташларга ярамый, сүнеп бетмәгән тәмәке утыннан да янгын чыгарга мөмкин. Хәмер кулланганнан соң, еш кына кешеләр азыкны плитәдә калдыралар, аны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кешеләр мич янулары, төрле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында да оныталар. Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы янгын чыгуның гына түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла­казаларның да сәбәбе булып тора.

Һәркемгә чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.

Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев