Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Җиләкчеләр, сак булыгыз: кабан дуңгызы - видео

Җиләк чоры, бар халык болынга, җиләккә ашыга. Тик сак булыгыз!

Районыбыз территориясендә "Ашыт" сакланышы бар. Ә анда кошлар гына түгел, җәнлекләр, ерткыч хайваннар да үрчи. Узган елларда елгаларда кыргый этләр, бүре күрүчеләр дә булган дип сөйләделәр. Ә быел районыбыз болыннарында кабан дуңгызларына очраучылар бар.

Газета укучыбызның безгә җибәргән видеосын урнаштырабыз. Бу бүген төшерелгән. 

Кабан дуңгызы кеше өчен куркынычмы? дигән сорау тугандыр. 

Бу сорауга җавапны Интернет челтәреннән таптык.

"Үзен тыныч тоткан кеше өчен ул куркыныч түгел дип уйлыйм, - дип яза аучылык белгече, биолог А. П. Сенин. - Әлеге хайван  бик сак, үзе дә кеше белән очрашудан кача, шуңа күрә без аларны сирәк күрәбез. Спорт, ау хуҗалыгында эшләп алган тәҗрибәм буенча шуны әйтә алам - әлеге җәнлекләр ике очракта безнең өчен куркыныч тудырырга мөмкиннәр. Беренчесе, ана дуңгыз балалары тугач, яки аларны саклаганда (яз айлары һәм җәй башы) үзен агрессив тота. Шулай ук җәнлек яраланган яки гадәттән тыш ярсынган булса һәм аңа зыян салырга теләсәләр, шул вакытта очраклы пәйда булган кеше аңа якын килсә, кабан ташланырга мөмкин. Котыру чире булганда да аларның үз-үзләрен тотышы көтелмәгән булырга мөмкин".

Кабаннар белән очрашудан качарга ярдәм итүче кагыйдәләр бар:

- әгәр дә кабан көтүенә юлыксагыз, алар сезне күргәнче тизрәк китәргә тырышыгыз;

- кабанга якын килмәгез, хәтта дуңгызның баласы гына булса да, чөнки якында гына аның әнисе булырга мөмкин;

- мөмкин кадәр сак булыгыз, җирдәге яки кардагы эзләргә игътибар итегез. Эзләр күрсәгез, бу сукмактан ераккарак китегез яки башка якка чыгыгыз;

- кабан дуңгызы бик якын булса, аңа сугарга тырышмагыз, бу аны ярсытачак кына. Качарга яки биек агачка менәргә тырышыгыз.

"Кабаннар сак, ләкин куркак түгел; ярсыган, яраланган вакытта яки балаларын саклаганда, алар бик кыю һәм куркыныч, чөнки аларның казык тешләре бик зур", - дип яза Википедия. Шуңа күрә, кабан белән очрашканда кешенең исән калу шанслары аз". 

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/lm-tt-kaban-du-gyzlary-kesheg-tashlangan-dig-n-s-zl-r-d-reslekk-tury-kilmi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев