Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Куркынычсыз сайлаулар

Антон Сотов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Тиздән Татарстан Республикасынын Президентына hәм Татарстан Республикасынын Дәүләт думасынын депутатларына сайлаулар узачак. Шуннан чыгып, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан  сайлаулар узачак объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренен үтәлешен тикшеру йөзеннән профилактик күзәтүләр уздырыла.
– Барлык сайлау үткәрү объектлары  да янгын куркынычсызлыгы буенча инструкцияләр һәм эвакуация планнары белән тәэмин ителергә тиеш.
– Тавыш бирү кабиналарының тиз янып китучән стеналарына электр яктырткычлары (электр розеткалары) урнаштыру рөхсәт ителми.
– Кабиналарны яктырту максатыннан бары тик завод ясаган яктырткычлар гына кулланырга.
– һәр сайлау объектлары (сайлау участоклары) һәрберсе 5 литр сыйдырышлы ике һәм аннан да күбрәк огнетушительләр белән тәэмин ителергә тиеш.
– Сайлау объектларында  сайлау эшлэре тәмамланганнан соң электр энергиясен өзу тәртибе алдан билгеләнгән булырга тиеш.
– Сайлау объектларына керу юллары алдан ук янгын сүндерү техникасы керә алырлык итеп чистартылган булырга тиеш.
Сайлаулар үткәрү объектларында тыела:
– Коридорларны, баскычларны  кешеләрне эвакуацияләүгә комачау итәрлек чүп-чар белән тутыру;
– Сайлау участокларында һәм якында гына тәмәке тарту;
–  Вакытлыча электр үткәргечләр куллану.

Белешмә
Янгын чыккан очракта  “01”, “112” ,“101” телефонына хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев