Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Махсус режим кертелде

25 декабрьдән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Янгынга каршы махсус режим Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, кеше гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекне саклау максатларында билгеләнә.

Махсус режим чорында 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрне куллану тыела (бенгаль утларыннан тыш). Пиротехник эшләнмәләрне бары тик янгын куркынычсызлыгы буенча мәҗбүри чараларны үтәгәндә генә кулланырга рөхсәт ителә: сертификатланган пиротехник эшләнмәләрне махсус кибет­ләрдә (бүлекләрдә) сатып алырга, пиротехниканы район хакимияте, авыл җирлекләре башкарма комитетлары карары белән билгеләнгән махсус мәйданчыкларда гына кулланырга. Шулай ук күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга законда билгеләнгән тиешле сертификатлары булмаган пиротехник эшләнмәләрне һәм электр гирляндаларын сату тыела.

Шулай ук яңа ел уенчыкларының, ясалма чыршыларның янгын куркынычлыгы күрсәткечләре һәм алар белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәтелгән техник документлары булмаган очракта, аларны сату тыелуны аерым исегезгә төшерәбез.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркы­нычсызлыгы кагыйдәләр ен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк. Гражданнар тарафыннан гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланган очракта, кагыйдә бозучыларны РФ КоАП 20.4 маддәнең 2 өлеше буенча штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартачаклар:

– гражданнарга – 20000 сумга кадәр;

– вазыйфаи затларга – 60 000 сумга кадәр;

– шәхси эшмәкәрләргә – 80 000 сумга кадәр;

– юридик затларга – 800 000 сумга кадәр.

Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев