Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Өч кеше административ җаваплылыкка тартылган

Янгын күзәтчелеге бүлеге республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын искә төшерә.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү тыела. Тик, махсус режим таләпләрен бозган, коры үләнне, чүп-чарны яндыручы, ачык уттан файдаланучы гражданнар арта.
Бүгенге көндә Әтнә районында 767 кеше  белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструкция уздырылды, корыган үләнне һәм чүп-чар яндыруның 32 очрагы булдырмый калынды. Шул ук вакытта 3 кеше янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгез. Үзегезне һәм өегезне янгыннан сак­лагыз!
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев