Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Җылы һава торышы, вирус, инсульт...

Табиблар сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга чакыра.

Бүген, 5 гыйнварда, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана.  Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлекчәсе хәбәр итә.  Шуңа өстәп табиблар да кисәтә. Йөрәк-кан тамыры, кан басымы авыртулары белән интегүчеләр үзегезгә игътибарлы булыгыз.

   Моннан тыш, юлларда көчле бозлавык ,  көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Төнлә термометр баганалары нульдән 6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез  һава температурасы -3 тән +2 градуска кадәр булачак. Кыскасы, язгы һава хөкем сөрәчәк, дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Ильяр Гыймадиев. 

- Мондый һава торышы  вируслар үрчүгә дә сәбәпче, кеше күп җыйналган урыннарга чыксагыз, оксолин мае булмаса, борыныгызга сыек май булса да сөртеп чыгыгыз, кайтуга борыныгызны, кулыгызны сабынлап юыгыз, -дип кисәтә табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев.

"Ашыгыч ярдәм" күрсәтүчеләр инсульт булу очраклары барлыгын әйтеп, кан басымын үлчәп торырга чакыра. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев