Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Җылыту сезоны башлана

Раил Гильмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары

Ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар һәм башка җылылык бирү приборлары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш.
Төзек булмаган мич һәм җылылык җай­ланмаларын куллану катгый тыела. Мич һәм башка ягу җайланмалары  билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килгән бүленеш  корылмалары һәм мич авызы каршына  0,5х0,7 м зурлыгындагы калай урнаштырылган булырга тиеш. Мичне  һәм мичнең төтен чыгу юлын ягу сезоны башланыр алдыннан  утырган корымнан арындырырга кирәк. Шулай ук ягу чоры дәвамында кимендә 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкарырга кирәк. Янып торган  мичне караучысыз  калдырырга, шулай ук күзәтүне  балаларга йөкләү катгый тыела. Мичне ягып  җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмаска киңәш итәбез.
Газ ягулыгы белән янучы мичләрне  сак­лагыч җиһазлары (җылылык көйләгече, сак­лагыч клапаны) төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Төзек булмаган газ җиһазларын куллану тыела, чөнки бу очракта газ чыгу куркынычы яный. Янгын газ торбаларының ялгаган өлешләреннән, газ горелкаларының герметик булмаган ялганышларыннан килеп чыга. Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырырга, электр җиһазларын кабызырга һәм сүндерергә ярамый.
Көнкүрештә электр  приборларын  куллануга  аеруча игътибар итәргә кирәк. Төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз. Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Үзегезне һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз!
Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев