Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Район суды тарафыннан 5 затка карата эш туктатылды

ТР Әтнә район суды тарафыннан 2020 елның 13 апреленнән 28 апреленә кадәр чорда РФ КоАП 20.6.1 ст.1 өлеше буенча административ хокук бозу турында 106 эш карап тикшерелде.

Мондый төр хокук бозулар өчен гражданнарга – 1 меңнән 30 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 10 меңнән 50 мең сумга кадәр; оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; юридик затларга – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салу күздә тотыла. Яңа коронавирус йогышы (Сovid-19) глобаль таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, «ТРда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында «2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карар кабул ителде. Аның 5 пунктының «б» пунктчасы нигезендә, 2020 елның 30 мартыннан гражданнар ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү һәм тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янау очракларыннан, шулай ук әлеге карар нигезендә гамәлгә ашыру чикләнмәгән товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуның якындагы урынына бару, яшәү (тору) урыныннан 100 метрдан арт­маган арада йорт хайваннарын йөртү, калдыкларны якындагы җыелган урынга кадәр чыгару очракларыннан тыш яшәү урыннарыннан китмәскә тиеш).
Республикада коронавирус инфекциясе таралу куркынычы кимеми. Кабул ителгән чараларга карамастан, гражданнар аларны бозуларын дәвам итә, күбесе гадәти режимда яши –  дуслары белән очраша, кунакка бара, урамда йөри. РФ КоАП 20.6.1 ст. 1 өлеше буенча, хокук бозучылар шәхесе турындагы эш шартларын һәм мәгълүматларны исәпкә алып,  суд 101 затны административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар кылуда гаеп­ле дип таныды һәм аларга шул исәптән административ штраф рәвешендә дә җәза бирелде. 5 затка карата эш туктатылды.
Әтнә район суды матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев