Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн кадагы: коронавирус

Коронавирусның чираттагы дулкыны

Ил буенча авыручылар саны көннән-көн арта бара. Шул исәптән безнең районда да

“Районда 3702 кеше коронавируска каршы вакцина ясатты”, – дип хәбәр иттеләр Әтнә үзәк больницасыннан.

Көзге – бик күпләр мышкылдый, борын тарта һәм төчкерә торган чорга кердек. COVID-19 өчен рәхәт чор бу. Чөнки, көзен ОРЗ, ОРВИ һәм грипп авырулары да иркен сулыш ала, аларга бер кешедән икенчегә күчү җайлаша. Шул ук больница мәгълүматлары буенча, 2500 кешегә гриппка каршы да вакцина ясаганнар.
Ә коронавирус котыра. Илебезне аның чираттагы дулкыны каплады.  Хәзер бөтен илдә “Ковидный госпиталь”ләр авырулар белән тулы. Шул исәптән, Әтнәдә дә. Баш табиб урынбасары Лилия Солтанова сүзләренә караганда:
– Район больницасының мондый авырулар өчен госпитале 20 урынга исәпләнгән һәм бү­генге көндә аларның барысы да тулы.
Әлбәттә, авырулар шул хәтле генә дигән сүз түгел бу. Алган мәгълүматларга караганда, температурасы күтәрелеп килүчеләр өчен оештырылган “ОРЗ кабинеты”на көн саен 30-40 авыру килә. Чагыштырып карыйк: әле бер ай элек кенә аларның саны 3 тапкырга ким­рәк – 10-15 тирәсе генә иде.
Табиб-эпидеомолог Азат Ги­мадиев фикере катгый яң­гырады.

Тулырак "Әтнә таңы" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев