Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ана-шәфкать диңгезе”

1998 елдан алып,ноябрьнең соңгы якшәмбесе,Рәсәйдә, закон нигезендә “Әниләр көне” дип игълан ителгән иде.

Шул уңайдан, 30 ноябрь көнне Габдулла Тукай  исенмендәге Әтнә татар дәүләт драма театры  сәхнәсендә,район мәдәният бүлеге тарафыннан,бик матур 
“Ана-шәфкать диңгезе” дигән концерт узды.Бу концертта,  районыбызның балалар сәнгать  мәктәбендә белем ала  торган талантлы укучы егет-кызларыбыз: - районның  йөзек кашы булып торган “Ал чәчәк” бию төркеме (җитәкчесе Абдуллина А.Р); - шулай ук  яңа үсеп килүче  “Ал канат” бию төркеме (җитәкчесе Бариев Б.М); - бик күп  кенә бәйге-фестивальләрдә югары дәрәҗәләргә ирешкән  “Нур” вокаль кызлар ансамбле (җитәкчесе Зәйнуллина А.Ф); - нәни җырчыларыбыз Сылу Әхмәтова,Ания Зарипова,Зәлия Гәлләмова, “Радель” дуэты; - биюче егетебез,балалар сәнгать мәктәбенең хореографы Булат Бариев; - сәнгать мәктәбендә баян дәресе бирүче егетләребез Рамил Шәрәфиев,Ранис Галимҗановлар бик  матур чыгыш ясадылар.
   Шулай ук,районыбыз мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хыял” вокаль кызлары ансамбле, “Әтнә гүзәлләре” бию төркеме; Узешчән яшь артистлар –моңлы,зәвыклы җырчы кызыбыз Әдилә Хәмидуллина,Инзилә Бариева,Илсөя Ибрагимова,үзенең көчле тавышы белән аералып торган Зөлфия Корбанова,сәхнә ветераннары булган апа-сеңел дуэты Миннегөл Бәйрәмова,Гөлүзә Сираҗиевалар; - энергияле,җитез егетебез Рәсим Галимҗанов; -район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Гөлүзә,Рамил” дуэты һәм районыбызның алыштыргысыз гармунчы,баянчылары,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фирдәвес Зарипов,Фарис Биккинин,баянчы Фәрит Шиһаповларны тамашачылар йотлыгып  тыңлады һәм горурланып карадылар.
    Районыбызның танылган,Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина һәм җырчы-композитор егетебез Руслан Галимуллин да үзләренең 
җырлары,моңнары белән сөендерделәр.Тамашачылар концертны искиткеч яратып,җылы кабул итте,соңыннан сәхнәгә чыккан барлык катнашучы артистларны  аягүрә басып алкышлап озаттылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев