Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әнисә белән Гөлназ – җиңүчеләр

Көн артыннан көн, төн артыннан төн үтә, дигәндәй, җиңүче почтальоннарыбызны бүләкләргә һаман вакыт таба алмыйбыз.

2022 елның II яртыеллыгына газетажурналларга язылу барышында, иң яхшы күрсәткечләр күрсәткән почтальоннарыбызны бүләклибез, дип вәгъдә биргән идек. Бүген, иртәгә, дия-дия шушы көн җитте. 1 сентябрьдән 2023 елның I яртыеллыгына кабат газета-журналларга язылу башланды. Ә без үз чиратыбызда вәгъдәбездә торабыз. Иң яхшы күрсәткеч күрсәткән, “Әтнә таңы” газетасына язылуны киметмәгән, алай гына да түгел арттыруга ирешкән почтальоннарыбызны бүләкләп үттек. Болар – Олы Әтнә авылы почтальоны Әнисә Абдуллина һәм Түбән Бәрәскә почтальоны Гөлназ Сәгъдиева.

Әнисә почтальон булып – 2016, Гөлназ 2017 елдан бирле эшлиләр. Икесе дә үз эшләренең осталары.

– Почтальон хезмәте эш түгел инде ул, кеше саен кереп йөрергә кирәк, дисәләр дә, мин ияләштем бу эшкә. Иң мөһиме кеше белән уртак тел табарга, өлкән кешеләрнең сөйләгәнен тыңлый белергә кирәк, – диде Гөлназ. Әнисә аңа кушылып:

– Газета-журналлар укыган кеше беркайчан да язылмыйча калмый инде. Безне көтеп алучылар да бар, – диде.

Үз чиратыбызда, без почтальоннарыбызга тагын бер кат рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһы насыйп итсә, алдагы язылу чорында да бәйгебезне дәвам иттерергә уйлыйбыз. Алдагы язылу чорында да уңышлы эшләргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев