Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Больницага – алдан язылып

Район үзәк больницасында 1 декабрьдән электрон рәвештә чиратка язылу гамәлгә керә.

Бу уңайдан баш табиб Эльдар Яруллин белән әңгәмә уздырдык.

Татарстанда медицинаны цифрлаштыру программасы гамәлгә керде. Шул нигездә табиб кабул итүгә төрле ысул белән ирешү мөмкин. Хәзер Россия яки Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша билгеле бер вакытка язылырга була.

 Асылы – табиб бүлмәсе каршындагы чиратларны бетерү. Ә язылмыйча килүче бик озак утырырга мөмкин.

Өстәвенә, ковид беркая да китмәде һәм чиратта утыручыларның аны берберсенә ияртүе бар. Ни өчен нәкъ менә хәзер бу гамәлгә керә икән диярсез. Чөнки әле 5-10 ел элек бар кешенең дә кәрәзле телефоны юк иде. Ә хәзер табибка бары язылган вакытта гына килергә була. Алдан ук килеп, талон алып көтеп утырасы юк. Хәтта “Больница карточкасы” да шул язылган вакытта табибта булачак. Пациент өчен бар яктан да уңайлы булыр өчен эшләнә бу.

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев