Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Грипп: район хастаханәсендә, балалар бакчасында - карантин

Узган атнада 41 балага , 54 олы кешегә ОРЗ диагнозы куелган. Моның өстәмәсенә 2 эчәк инфекциясе - эчәклек гриппы теркәлгән. Районыбызда соңгы көннәрдә менә шундый киеренке хәл туды.

 A Hong Kong (H3N2) тибындагы грипп вирусы штаммы белән чирләүче 3 олы яшьтәге кеше теркәлде. ДРКБ да дәваланучы 1 яшьлек балада бокавирус табылды. Моннан тыш бер парагрипп ( көчле респиратор вирус инфекциясе) бар. Бүген Күәм балалар бакчасы 31 гыйнварга кадәр карантинга туктады. Агымдагы ел сулыш юллары ялкынсынуның күптөрлелеге белән аерыла.

      Көн саен вирус китереп чыгарган сулыш юлы авыртуларыннан интегеп килгән утызлап кеше мөрәҗәгать итә район үзәк больницасы поликлиникасына. Нинди төре генә юк. Барысы диярлек гриппка каршы вакцина ясатмаган кешеләр, дип аңлаталар. Җитмәсә, Гонконг штаммы да гриппның иң авыр төре икән. Олы яшьтәгеләр, балалар бик авыр кичерә һәм бик югары температура белән кисәк ега торганы. Тән температурагыз кинәт кенә 40 градуска кадәр һәм югарырак күтәрелеп урынга егылгансыз икән, шул урыннан тормавыгыз хәерле. Чөнки аяк өсте бу чирне уздыру төрле катлауланулар, ялкынсынулар, күбрәк үпкә ялкынсынуы китереп чыгара. Стационарда 5 кешенең пневмония белән дәвалануын да онытмагыз

Быел районыбызда теркәлгән грипп Гонконг штаммы белән бәяләнә, дип яздык. Ул Россиягә Кытайдан килгән, анда беренче тапкыр узган гасыр уртасында теркәлгән. A Hong Kong (H3N2) тибындагы грипп вирусы иң куркынычлардан санала. Әлеге инфекциягә иммунитет юк, шуңа күрә һәркем авырырга мөмкин. “Профилактик максат белән күпләп вакцинация үткәрергә кирәклеген аңлаткан идек. Тик вакцинаны бар кеше дә ясатмады. Теркәлгән авырулар да вакцинация ясатмаган. Аларның хәлләре уртачадан авыррак санала”,- ди табиб эпидемиолог Азат Гыймадиев. Бу төр грипп яңа туган сабыйлар, кече яшьтәге балалар, хроник патология белән авыручылар, булачак аналар өчен аеруча куркыныч. Инфекцияне таратучы булып авыру кеше тора. Ютәл, сөйләшү һәм төчкерү вакытында һава-тамчы юлы белән инфекция тарала. Гадәттә тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч бу чор уртача 4-7 көн дәвам итә. Ә Гонконг гриппының инкубация чоры кыска -1-2 көн. Билгеләре күбесенчә гриппның башка төрләренә охшаш. Тән температурасының кинәт 40 градуска кадәр күтәрелүе күңел болгануга китерә. Коссагыз аптырамагыз, баш, күз алмалары, тамак авырта, борын тыгыла, йокысызлык борчый, коры ютәл, төчкерү интектерә. 3-4 көн эчендә авыруга ашыгыч медицина ярдәме кирәк була. Аннан соң симптомнар азрак кими башлый. “Гонконг гриппын вакытында һәм дөрес дәвалау булмаганда авыр өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин: йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, пневмония, бронхит, синусит... Әгәр авыртуның беренче билгеләре барлыкка килсә, урынга яту шарт, аерым бүлмәгез булса бигрәк яхшы, һәм күп сыеклык эчәргә кирәк. Урында яту организмның бөтен көчен микробларга каршы көрәшкә юнәлтергә ярдәм итәчәк. Аяк өсте йөрү аеруча куркыныч. Бердән үзегез өчен, икенчедән, сез авырту таратасыз. Ә калганнарыбызга кеше күп булган җәмәгать урыннарына йөрмәскә тырышырга кирәк. Кулларны сабынлап юу шарт. Төчкергәндә авызыгызны я кулъяулык, я беләгегез белән каплагыз. Кул белән каплаган очракта, азрактан бу кул белән кузләрегезне ышкый башлыйсыз. Ә кулда – вирус бактерияләре. Югары температура булганда “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк. Ә температурагыз алай ук югары түгел, хәлегез бар икән, поликлиникага барып, табибка күренегез. Бу чорда маска кисәгез бик яхшы”, - дип кисәтә табиб Азат Фердинат улы.

Салкыннар башлануны сөенеп көттек. Вирус – 15 градус салкында үлә. Менә бу башланган салкыннар хәлне азрак уңайга юнәлтер дип ышанабыз. Җылы киенегез, ефәк, синтетик тукымалар кыш өчен түгел. Яланбаш йөрү дә, юка киенеп йөрү дә файда бирми. Сәламәтлек үзебез өчен. Һава торышы үзгәрүчән. Һәм кисәк үзгәрә. Мондый чорны кан басымлы авырулар авыр кичерә. Әгәр сездә югары кан басымы икән, салкынга чыкмаска тырышыгыз. Югары басым суыкны да, эссене дә авыр кичерүчән. Вирус та һәркайсыбызда бар. Әгәр сез авырып табибта исәптә торасыз икән, ул кушкан даруларны вакытында эчү кирәк. Эчмәгән очракта 12 сәгать эчендә сәламәтлегегез начарланып китеп, организмда булган вирус баш калкытырга мөмкин. Җәй көне катырган җиләк-җимешләр менә шушы чорда файдаланылсын иде”,- дип ачыклык кертте баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов.

Сакланасы, авыртуларга игътибарлы буласы гына калды. Авырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев