Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән халкыбызның яраткан, көтеп алган бәйрәме – Сабан туе белән котлыйм!

Игенчене, терлекчене, механизаторны – гомумән, авылда яшәп, җирдә эшләүчене олылый торган әлеге бәйрәм һәрберебезнең күңелен күтәреп, яңа эш дәрте, яхшы хезмәт нәтиҗәләренә куануга сәбәпче булсын. Шөкер, көнне төнгә ялгап эшлибез һәм матур итеп ял да итә беләбез. Безнең Әтнәбез – авыл хуҗалыгы төбәге, халкыбыз, башлыча, игенчелек һәм терлекчелек белән көн күрә. Узган еллардагы уңышларыбыз шуларны дәлилли. Сабантуй ул – туганнар, дуслар бергә җыелып күңел ача торган бәйрәм. Сабантуй ул – гаилә бәйрәме, ил бәйрәме! Кадерле әтнәлеләр – якташлар, туганнар, дуслар! Һәрбарчагызга тән саулыгы, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, илебезгә иминлек, көнебезгә бәрәкәтлек иңсен. Сабантуй бәйрәмнәре мөбарәк булсын! Бәйрәм белән Сезне!

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев