Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комыргуҗада узган КВН уеныннан фотолар

«Сездә ничек, бездә шулай» дип исемләнгән КВН уеннарының чираттагысы Комыргуҗа мәдәният йортында узды

Комыргуҗа авылында КВН уеннарының чираттагысы үтте. Барысы өч команда катнашты. Комыргуҗа авыл җирлегенең  "Хипеш", Кышлау авыр җирлегенең "Әтәли", Түбән Бәрәскә авыл җирлегенең "99лы" командасы.

"Жар"ны бирде командалар. КВН карарга килгән тамашачы рәхәтләнеп ял итеп, чын күңелдән көлеп азрак стресстан да арынгандыр, дип ышанасы килә. Чөнки соңгы айда һава торышы гел "мышылдап" тора. Кояшны да күптән күргән юк. Ә биредә кояш энергиясен тоярга була иде. 

Комыргуҗада узган уеннардан финалга ике команда чыкты. "Хипеш" белән "99лы"лар. Беренче командадан азга гына калышкан команданы, жюри әгъзалары финалда да сынап карарга булдылар.

Киләсе уен Күлле Киме мәдәният йортында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев