Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көн дә руль артында

Октябрь аеның соңгы якшәмбесендә Автотранспорт хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Халыкча әйткәндә, шоферлар көне бу. Сайлаган һөнәрләре автотранспорт йөртү белән бәйле хезмәт кешесенең бәйрәме дисәк тә, руль артына утырган һәркем әлеге көнне билгеләп үтми калмый.

Һөнәр сайлаганда күпчелек авыл малайлары, шофер, машина йөртүче булам дип хыяллана. “Шахтер” күмәк хуҗалыгының алдынгы шоферларының берсе булган Рамил Хөснетдинов, 10 сыйныфны тәмамлаганда ук кулына шофер таныклыгы алып чыга. Күрәмсең, мәктәптән соң үк кулына машина йөртү таныклыгы алу да, язмышын хәл иткәндер Рамилнең. Комыргуҗада сигезенче сыйныфны тәмамлагач, 9-10ны уку өчен Олы Әтнә урта мәктәбенә юл ала. Аннары 1985-1988 елга кадәр Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегендә һөнәри белем ала.

 Укуын тәмамлауга туган авылына эшкә кайта. Хезмәт юлын “Шахтер” күмәк хуҗалыгында ГАЗ-51 машинасында эшләп башлый.

Соңрак ГАЗ-52гә утыра. Тырыш, үз эшенә җаваплы караган яшь егетне җитәкчелек тә күрми калмый. ГАЗ-52 машинасының рулен борган Рамилгә, 1992 елда КамАЗ машинасын тәкъдим итәләр. Шул елдан бирле әлеге зур, биек автотрансорт белән идарә итә ул. Бервакытта да эшсез тормый.

– Язгы чәчүдән башлана, көзгә кадәр басуда. Тәүлек дәвамында ял юк. Кышкы чорда да эшсез калган юк, – диде.

Рамил күп сөйләшмәс. Кызыксынган сорауларга да саранланып кына җавап бирде.Хәер, күп сөйләшсә, эше дә бармас иде аның. Күмәк хуҗалыкта да аның турында:

– Аның бервакытта да эш калдырганы юк. Төгәл, пөхтә кеше. Бер генә кешенең дә гозерен кире какмый, – диделәр.

Килешми мөмкин түгел. Без килгәндә дә, иртәгә рейска чыгып китәсе бар дип, машинасын юлга әзерли иде Рамил.

– Прицеп тагып йөрим. КамАЗга күптән түгел ремонт ясалды, яңарды, – диде машинасына күрсәтеп.

Бәйрәм уңаеннан, 34 елдан артык хезмәт стажы булган Рамилгә, гомумән районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куйган шоферларга бары тик хәвеф-хәтәрсез, ак юллар гына телисе килә.

Белешмә

Автомобильчеләр көне совет чорында ук барлыкка килгән. Ул 1976 елда СССР Югары Советы Президиумының «Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне турында»гы Указы белән билгеләнә һәм 1980 елның 1 октябрендә раслана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев