Әле документлары да килмәгән : "Нур" театр коллективына дәрәҗәле исем бирелде
Бәрәскәләр уйнаган спектакльләрне барлыйк әле.
Кайсы спектакльләрен караганыгыз бар икән, булмаса, карагыз, бик тиздән алар Зәки Зәйнуллинның "41нең арбалы хатыннары" спектаклен күрсәтәчәкләр. Бу спектакльдә коллективның дүрт артисты уйный.
Бәрәскәләр сәхнәләштергән спектакльне карарга, алар белән бергә Г.Камал театрының кече залына барып йөргәнем хәтердә. Зал тулы, Г.Камал театрының берничә артисты да караган иде. Алкышлар, мактау сүзләре күп әйтелде. Камал театрына дистәләгән артист үстереп биргән Бәрәскә булсын да, начар булсын. Аннан соң да очрашырга туры килгәләде алар белән. Г.Камал театры артистлары белән дә еш очрашып торды алар.
Ленин исемендәге нәсел заводы җитәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллинның, авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхованың ярдәме белән, 1998 нче елдан бирле эшләп килгән бу коллектив төрлечә аталса да, ул Бәрәскә мәдәният йорты каршында эшләде. Спектакльләрне сәхнәгә мәдәният йорты директоры Зөлфия Корбанова куйды.
- Мин үземне режиссер дип санамыйм, үзем ничек күрәм, шулай куям. Безнең җирлектән чыккан артистлар байтак, Марсель абый Җаббаров белән дә бергәләп эшләгән чак булды. Җае килгәндә гел киңәшләшәм, сорашам. Артистларыбыз - үзебезнең җирлек кешеләре, механизаторлар да, сыер савучылар да сәхнәгә менә. Уйныйбыз дип торалар. Мәртәбәле артисткабыз Наилә апа Гәрәева да безнең авылда яши. Аның киңәшләре бик булыша, ул үзе дә спектакльләребезне килеп карап, ничек уйнарга кирәклеген әйтә. Менә шул рәвешле эшләп, Наил Гаетбайның "Кызлар килде авылга", Юныс Әминовның "Өти балак", Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү", Әсгать Мирзаһитовның "Куендагы елан" спектакльләрен сәхнәгә куйдык. "Идел-йорт" фестиваленә "Өти балак" белән катнашып караганыбыз булды. Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклен Мәдәният минисрлыгыннан килгән белгечләр Бәрәскәдә карап киттеләр. Уңай фикерләрен ишетү бик рәхәт булды. Бу - безнең "Нур" театр коллективына - "Үзешчән халык театры коллективы" (""Народныйсамодеятельный коллектив") исеме бирелүне дә яңа гына белдек. Электрон почтабызга исем бирелү турындагы хатны салганнар. Куандык инде. Тик әле ышанып бетә алмыйбыз, - ди Түбән Бәрәскә мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Корбанова.
"Үзешчән халык театры коллективы" исеме бирелү турындагы боерык агымдагы елның 22 нче гыйнвар көнне дөнья күргән.
Кәгазь документлар булдыру - анысы вакыт эше.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Түбән Бәрәскә "Нур" Халык театры коллективы Зәки Зәйнуллинның "41нең арбалы хатыннары" әсәрен сәхнәләштерә. Ошыймы аталышы? Әлбәттә. Башкача була да алмый. Районыбызда Халык исемен йөртүче коллективлар арта. Бергәләп куаныйк.
Котлыйбыз Сезне. Шул исемгә лаек булып эшләргә язсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 август 2022 - 08:07Яшьлегемдә кала алмадым Шигърият Кышкы кичтә тәрәзәгә багам: Уйлар илтә әллә кайларга.6500
-
13 август 2022 - 20:00Әтнәдә юл һәлакәте булган Бүген 15:40 Әтнә белән Бәрәскә юлында авария булган.13200
-
13 август 2022 - 16:01Әткәй кулларының җылысы Исләремә төшә гамьсез чагым: Офыкларда кояш сүрелгәч, Әй йөгерә идем, каршыларга Чат башында әткәй күренгәч.12200
-
13 август 2022 - 15:53Туган нигез туфрагы Туган нигез туфрагы ның тарту көчен, чит җирләрдә олыгайгач кына беләсең ахрысы.11900
-
13 август 2022 - 12:47Сатып алганда брак күлмәк эләксә, аны кибеткә кире кайтарып буламы? – Без хатын-кызлар бигрәктә, матур күлмәкләр күрсәк, аның яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйбыз. Сатып алынган күлмәктә җи алынган күлмәктә җи теш сезлеклр ачыкланган очракта ниш ләргә?12100
-
13 август 2022 - 10:45Хатынына урындык ыргытып, башын тишкән Ир белән хатын – куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер. Татар халкында ир белән хатын турында нинди генә мәкальләр юк. Ир белән хатын арасына кермә, дип тә әйтәләр әле безнең халыкта. Тик чынбарлык башкачарак шул.17200
-
13 август 2022 - 07:42Бер атнада 30 очрак августтан 7 августка кадәр аралыкта район юлларында машина йөртүчеләр тарафыннан 30 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.13700
-
12 август 2022 - 15:1314 яшьлек хоккейчы СКА күнегүләрдән соң вафат булган - алка йөрәк өлкәсенә эләккән Табиблар коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр., - дип яза KAZANFIRST.17700
-
12 август 2022 - 14:107 айда - 341 арест Россия административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе, I өлеше нигезендә, административ законда каралганча административ штрафны тиешле срогында түләмәү, аны икеләтә күләмдә түләүгә яки 15 тәүлеккә кадәр административ арестка. яисә, 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр башкаруга китерә.16800
-
12 август 2022 - 12:30АО «Транснефть – Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение двух реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин и Сургут – Полоцк, проходящих через автодорогу Пермь – Екатеринбург в Пермском крае.10900
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.13600
-
11 август 2022 - 17:14Татарстанда ковидтан авыручылар саны өч атнадан артыр дип көтелә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Россия башкаласындагы күрсәткечләргә бәйле рәвештә артачак. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.13600
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.13600
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.17000
-
12 август 2022 - 12:40Балаларга сумкалар өләштеләрАй дәвамында барган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясалды.48700
-
5 август 2022 - 10:05Мөгезле эре терлек тиреләре алабыз, эч майлары да җыябыз Телефон 89534083730,8962559293432200
-
12 август 2022 - 12:40Балаларга сумкалар өләштеләр Ай дәвамында барган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясалды.48700
-
11 август 2022 - 11:21Әтнәдә тагын бер исерек йөртүчегә суд булды Алкоголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт руленә менеп кунаклаучылар кимеми.24201
-
12 август 2022 - 15:1314 яшьлек хоккейчы СКА күнегүләрдән соң вафат булган - алка йөрәк өлкәсенә эләккән Табиблар коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр., - дип яза KAZANFIRST.17700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика